Яңа сезонда Татарстанда дүрт яңа пляж барлыкка киләчәк
Татарстанда дүрт яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова хәбәр итте.
«Хәзер муниципаль берәмлекләрдә пляжларны әзерләү һәм ачу эшләре алып барыла. Тәкъдим ителгән гариза-декларацияләргә караганда, агымдагы елда Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясендә 54 пляж, шул исәптән дүрт яңа пляж исәпкә куелган», — дип сөйләде Регина Гаязова.
Яңа пляжлар Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә һәм Татарстан Буа районының Карлы бистәсендә булачак.