Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Диния нәзарәте XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына чакыра

Диния нәзарәте 2025 елның 20-27 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XX Бөтенроссия мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул ителүе турында игълан итә. Бер атна дәвамында узачак әлеге чарага 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Форумга гаризалар 2025 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы – гади чара түгел, ул мөселман яшьләренең потенциалын ачу һәм җәмгыятькә файда китерә торган проектлар булдыру мөмкинлеге дә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2022 елда Форум эксперимент сыйфатында концепциясен яңартты һәм хәзер Россия өммәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән яшьләр идеяләре һәм социаль проектлар генераторы форматында тулысынча расланды.

Форумда катнашу өчен алдан проект әзерләргә һәм гариза биргән вакытта ук сайлап алуда катнашырга кирәк булачак. Аннан проект авторлары ике төркемгә: грант бәйгесендә катнашучыларга һәм проектларын эшләп бетерү зарурлыгы булганнарга бүленәчәк. Шушы үзенчәлекләрдән чыгып, оештыручылар һәр төркем өчен белем бирү программасын әзерләгән.

Форумда катнашучыларны социаль проектларын тулысынча эшләп бетерергә һәм тормышка ашырырга өйрәтәләр. Программа кысаларында алар социаль проектлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үз идеяләрен тәкъдим итә алалар. Иң яхшы проектлар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати һәм консультацион ярдәм ала.

Аерым алганда, яшь мөселманнарны шәхси үсеш буенча мастер-класслар һәм тренинглар көтә. Форум спикеры, социаль проектлау өлкәсендә танылган белгеч, КФУның инновацион үсеш идарәсе башлыгы, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге эксперты Антон Дыганов «Үзгәрешләр белән бергә: нәтиҗәле социаль проектлау стратегияләре» темасына социаль проектлау буенча лекцияләр укыячак. Шулай ук проектларның краш-тестларын үткәрәчәк, яшьләрне социаль проектлауга һәм проектларны тәкъдим итәргә өйрәтәчәк.

Проект мәйданчыклары дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: махсус проектларны (мәдәниятара, туристик һәм инклюзив проектлар) эшләү буенча; белем бирү проектларын һәм социаль эшкуарлык өлкәсендәге проектларны эшләү буенча; креатив индустрияләрдә проектлар эшләү буенча; IT-проектларны һәм стартапларны эшләү буенча. Барлык командалар үз проектларын 2025 елның 23 июлендә проектлар бәйгесенең сайлап алу этабында тәкъдим итәчәк. Иң яхшы проектлар Форумның 2025 елның 26 июлендә узачак грантлар конкурсына кертеләчәк. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар сайлап алыначак.

Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин белгечләреннән лекцияләр, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын үз эченә ала.

Форумның төп максаты – аралашу мохите тудыру, яшьләрнең башлангычларына, аерым алганда мөселман яшьләренә тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү, рухи дөньяны баету.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus