Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәйхразыев: Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы Сабан туеның төп темалары була

Быел Татарстанда Сабан туе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

«Без Сабантуйны бәйрәм иткәндә Җиңүнең 80 еллыгына басым ясауны сорадык. Безнең ветераннар, шулай ук хәзер махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучылар бар, алар барысы да зур игътибарга лаек», - дип белдерде ул.

Быел бөтен дөнья буйлап төрле форматта 4 меңгә якын Сабантуй уза, шуларның 400ен оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы катнаша. Федераль Сабан туе 14 июньдә Якутскида, ә Бөтенроссия авыл Сабан туе 28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында узачак, дип өстәде Шәйхразыев.

Милли бәйрәмнәр, шул исәптән Сабан туе республика халкы арасында бик популяр. Узган ел аларда 110 меңнән артык кеше булган, дип хәбәр итте Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Татарстанның милли бәйрәмнәре программасы илебез өчен уникаль булды. Республика җитәкчелеге бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә. Алар традицион даталарга туры килә торган календарь графигы нигезендә уза һәм барлык мәдәни мохтариятләр вәкилләре белән килештерелә», – дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренчә, милли бәйрәмнәр белән бәйле онлайн-чаралар аерым урын алган. Анда катнашканнар аннары офлайн-чараларга да йөри.

9 майда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлавында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең киләчәк буыны елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылыкны саклауны дәвам итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus