Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов «Татар-информ» турында: Ял, бәйрәм көннәрендә дә яңалыклар гел яңарып тора

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 ел тулуы белән котлады. Ул агентлык сайтында хәбәрләр, ял һәм бәйрәм көннәренә дә карамастан, һәрвакыт күпләп чыга баруына игътибар юнәлтте.

«Бүгенге көндә «Татар-информ» – Татарстан тормышы, ил вакыйгалары, хәтта бөтен дөнья яңалыкларын республикабызның ике дәүләт телендә җитез рәвештә җиткереп баручы сыйфатлы матбугат чарасы. Интернетта агентлык битен тәүлекнең кайсы гына вакытында ачып карасаң да – ялмы ул, бәйрәм көн булсынмы – яңалыклар бүлегендә хәбәрләр даими рәвештә тулыланып, яңарып бара. Бу инде «Татар-информ» хәбәрчеләренең көн саен эзләнүдә, уяу булуын һәм хезмәтләренә җитди карауларын күрсәтә», – дип ассызыклый Марат Әхмәтов.

Ул «Татар-информ» агентлыгының татар дөньясының атаклы шәхесләре, республикабыздагы тырыш хезмәт кешеләре турында җентекле мәкаләләргә зур урын бирүен билгеләп узды. «Татар телендәге язмаларны аерым билгеләп үтәсем килә, алар гади язылышы, теле белән дә халыкка якын», – ди Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Аның сүзләренчә, 35 ел эчендә «Татар-информ»ның Идел буеның эре гаммәви мәгълүмат чарасы буларак абруйга ирешүе Татарстанның мәгълүмат җиткерү өлкәсендәге зур казанышына дәлил булып тора. «Киләчәктә дә редакция коллективына шушы югары дәрәҗәне тоту өчен көч-куәт телим. Иҗат чишмәгез гел тулып торсын. Халкыбызны сыйфатлы, кызыклы язмалар белән һәрвакыт мәгълүмати яктан баетып торыгыз», – дигән теләкләрен җиткерә Марат Әхмәтов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus