Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада йортларында янгын чыккан хәрби гаиләсенә ярдәм иткәннәр

Бүгенге көндә Кукмарадан Гөлфия Хафизованың ире хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Хафизовлар гаиләсенә быел тагын бер зур сынау килә: аларның өйләрендә янгын чыгып, йорт эче кара күмергә әйләнә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Гөлфия Гарәфетдин кызы бүгенге көндә 4нче урта мәктәптә педагог-китапханәче булып эшли. Аның тормыш иптәше Рафис Хәлиулла улы озак еллар Казанда «шабашка»ларда, соңгы елларда «Чиста шәһәр» оешмасында шофер булып эшли, таксида йөри. Ә 2024 елның 27 сентябрендә, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Бүгенге көндә якташыбыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Әмма гаилә яхшыга өметләнә, кадерле кешеләре исән-имин кайтып керәсенә ышана.

Алар тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олысы 4нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта, кечесе Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында өченче курста белем ала.

Хафизовлар гаиләсенә быел тагын бер зур сынау килә: аларның өйләрендә янгын чыгып, йорт эче кара күмергә әйләнә.

«Бернәрсә сизмәдем, уйламадым, чөнки күңелдә һәрвакыт тормыш иптәшем, аннан хәбәр көтәбез. Көндезге сәгать өчтән соң өйгә кайтып керсәм, бөтен җир кара көйгән, чыбыклар асылынган, тәрәзәләр чатнаган иде. Ничек пыялалары ватылмаган, үзебезне дә, күршеләрне дә Аллаһы Тәгалә саклаган инде. Өй эче тулысынча янып, ут үзе сүнгән иде. Без моңа шаккаттык. Бөтен әйберне чыгарып түктек, күмергә әйләнгән коры стеналар гына утырып калды. Шушы йортны ремонтлап буласына беркем дә ышанмады», — диде ул.

Ике ай тирәсе Кукмарада вакытлыча фатир алып торып яшәгәннән соң, гаилә туган йортларына әйләнеп кайта ала. Ярдәм күрсәткән район башлыгы Сергей Димитриевка, йортны төзекләндергән шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиевка Гөлфия ханым рәхмәтен җиткерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus