Бүген Татарстанда +29 градуска кадәр эсселек көтелә
Бүген, 28 майда, Татарстанда көндез +24...+29 градуска кадәр җылы булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, республикада явым-төшем көтелми.
Көньяк, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метрга, урыны белән секундына 12 метрга кадәр җитәчәк.
Элегрәк синоптик Александр Ильин Россиядә эссе җәй булачагын хәбәр иткән иде.