Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Хәтер эстафетасы» сугыш ветераннарының каберлекләрен торгызу акциясе уза

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты профсоюз оешмасы «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның кысаларында сугыш ветераннарының каберлекләрен тәртипкә китерү эше алып барыла.

Хәйрия акциясенең максаты – илебезнең Җиңүенә зур өлеш керткән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлекне саклау. Туган илне яклаган кешеләрнең, бигрәк тә якыннары калмаган ветераннарның каберлекләрен саклык белән карарга кирәк.

Геройлар турындагы истәлекне саклап, без үткән һәм киләчәк арасында күпер салабыз. Барыгызны да Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәйкәлләрен торгызу изге миссиясенең бер өлеше булырга чакырабыз.

Һәрбер торгызылган һәйкәл – ул яңартылган монумент кына түгел, ул батырлык тарихын тергезү, җиңүчеләр буынына тирән рәхмәтебезнең билгесе. Бүгенге көндә караучысыз калган Бөек Ватан сугышы ветераннарының 12 каберлеге тәртипкә китерелде һәм торгызылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus