Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Калеб» яшь буын тарафыннан оештырылган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә «Калеб» яшь буын җыены тарафыннан оештырылган, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды.

Бу чарада Илһам Шакиров җырларына җавап итеп «Калеб» яңа буын «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә туган кайбер җырлар яңгырады.

Фото: © «Татар – информ», Владимир Васильев

Тамашачыларны «Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сәламләде.

«Безнең өчен бүген бик дулкынландыргыч вакыйга, чөнки Камал театрының тарихи бинасында чыгыш ясау ул – зур бәхет тә, зур җаваплылык та. «Калеб»не башлаганда, беренче елларда без Камал театрының кече сәхнәсендә чыгыш ясый идек, ул вакытта ул сәхнә безгә бик зур итеп күренә иде. «Калеб» өчен Илһам абый Шакиров бик якын кеше, 10 ел элек без Филармониядә аның 80 яшьлек юбилеен оештырган идек, ул вакытта махсус аның өчен шигырьләр дә язылган иде. Бүген дә аңа атап язылган шигырьләр сәхнәдә яңгыраячак», - диде ул.

Шулай ук Гүзәл Сәгыйтова Илһам Шакировның исеме мәңгеләштерелүе – «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенә аның исеме бирелү, тиздән Казанда һәйкәле куелу, скверы барлыкка килүне ассызыклап үтте.

Фото: © «Татар – информ», Владимир Васильев

Концертны алып баручылар – Эмиль Талипов һәм Резеда Сәләхова «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертын оештыруга ярдәм иткән һәм теләктәшлек белдергән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм Казан мэриясенә зур рәхмәт белдерделәр.

Фото: © «Татар – информ», Владимир Васильев

Концерт дәвамында «Кайтаваз» проектының яңа булуы һәм аның кысаларында үткән елның декабрь аенда Әлфия Авзалованың иҗатына багышланган концерт үтүе дә билгеләнеп үтте

Кичә «Калеб»нең яшь талантлары тарафыннан башкарылган җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Концертта җырчылар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры уйнавы астына җырлады, аның дирижеры – Ильяс Камал. Ә экранда исә, ясалма фәһем ярдәмендә Илһам Шакиров тавышы белән әйтелгән канатлы гыйбарәләр яңгырады.

Фото: © «Татар – информ», Владимир Васильев

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus