Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Белгеч тупыл мамыгы нәрсәсе белән куркыныч булуын, аннан ничек сакланырга икәнен аңлатты

Җәй җитү белән урамда янә тупыл мамыгы оча башлады. Күпләр өчен аның пәйда булуы җылылык һәм җәй символы гына түгел, ә сәламәтлек өчен җитди сынау да. Аллерголог-иммунолог Владимир Болибок шул хакта кисәтә, ул «Радио 1»гә биргән интервьюсында тупыл мамыгының нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, тупылның орлыклары һәм мамыгы аллерген булып саналмый. Бу - гадәти целлюлоза җепселләре. Әмма алар уңайсызлык китереп чыгарырга һәм хәтта аллергияләрнең кискенләшүенә сәбәпче булырга мөмкин, чөнки сулыш юлларына бик җиңел үтеп керәләр һәм башка аллергеннарны таратучы булып торалар.

«Тупыл мамыгы - механик ярсыткыч. Ул трахеяга һәм бронхларга эләгеп, лайлалы тышчаны ярсыта ала. Моннан тыш, ул шактый ябышкак һәм язын, җәй башында актив чәчәк ата торган башка үсемлекләрнең серкәсен дә тотып калырга сәләтле», — дип аңлатты табиб.

Бу бигрәк тә сулыш юлларының сизгерлеге югары булган кешеләр өчен куркыныч. Аларда бронхиаль астмага охшаш бронхоспазм башланырга мөмкин.

Тискәре йогынтысын киметү өчен эксперт түбәндәге чараларны кулланырга киңәш итә:

  • борынны һәм авызны томалау өчен медицина битлекләре, шарф, бандана кию яки яулык ябу;
  • урамда озак вакыт булганда күзлек кию;
  • йорт тәрәзәләре һәм машинага москит челтәрләре урнаштыру;
  • еш юыну һәм бит тиресен карау, бигрәк тә урамда йөреп кайтканнан соң;
  • әгәр аллергик реакция күзәтелсә, антигистамин препаратларны табиб кушуы буенча гына куллану.

Табиб искәрткәнчә, бу чорда төп бурыч — аллергеннар белән контактны киметү һәм сулыш юлларын чиста тоту.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus