Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сабантуйларында катнашачак

Июнь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Сабантуйлары марафоны старт алачак. «Гадәттәгечә, коллектив район дәрәҗәсеннән алып федераль дәрәҗәдәге бәйрәм чараларында катнашачак», дип хәбәр итә коллективның матбугат үзәге.

6-7 июньдә ансамбль Оренбург өлкәсенең Нәүрүз авылы Сабан туенда чыгыш ясаячак. Бу авылда коллективның беренче мәртәбә чыгыш ясавы, гәрчә Оренбургның үзендә алар еш булса да.

«Оренбургта искиткеч рәхмәтле халык яши, ул безне һәрвакыт җылы каршы ала. Бу юлы да без зарыгып көтелгән кунаклар булырбыз дип ышанам. Без аларның өметләрен акларга һәм гаҗәеп тамаша күрсәтергә тырышачакбыз», - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Аннары коллектив Якутиягә китәчәк. Анда 13 һәм 14 июнь көннәрендә Федераль Сабан туе узачак. Биредә ансамбльгә татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен аерым мәйданчык биреләчәк.

«Безнең белән бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Программаны халкыбыз әсәрләре белән генә түгел, ә академик вокал, эстрада җырлары белән дә тулыландырырга һәм яшь талантларыбызның иҗаты белән дә таныштырырга планлаштырабыз», - дип сөйли Хәмитов.

Программага Саха (Якутия) Республикасы дәүләт филармониясе артистлары белән уртак номер да ямь өстәячәк.

Коллектив исә үзе Якутиядә яшәүче тамашачыга «Көмеш беләзек», «Сарман әйлән-бәйләне», «Егетләр биюе», «Халкым» кебек номерларны күрсәтергә вәгъдә бирә. «Бу әсәрләр барысы да татар халкының мәдәни кодын чагылдыра», дип ассызыклый коллективның матбугат хезмәте.

21 июньдә ансамбль Казан Сабан туенда катнашачак. Ансамбльнең сәнгать Хәмитов әйтүенчә, бу коллектив өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Биредә ансамбль бәйрәмнең кереш өлешендә (прологта) катнашачак, шулай ук, тамашачыны концерт программасында да берничә аерым номер белән дә сөендерәчәк.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сабан туен 27-28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланында дәвам итәчәк. Бөтенроссия авыл Сабан туеның кереш өлеше гадәттәгечә ике бүлектән торачак, шуларның берсен бәйрәмне кабул итүче як, ә икенчесен Татарстан Республикасы әзерләячәк, анысын Айрат Хәмитов үзе режиссерлык итәчәк. Аның әйтүенчә, кереш өлеш өчен җаваплы булу — ул үзе бер зур дәрәҗә!

«Без чәчүгә төшәр алдыннан кичке җыеннан башланып китеп, батырның җирле Сабан туенда җиңүе белән тәмамланачак вакыйганы күрсәтәчәкбез. Кереш өлештә без бәйрәмнең чын әһәмиятен: ата-бабаларыбызның җырлар, биюләр һәм халык сәнгате аша бәйрәмне ничек каршы алуларын күрсәтергә телибез», - дип Айрат Хәмитов бераз серләр пәрдәсен ачты.

2025 елның йомгаклау Сабан туена 500дән артык артист килер дип планлаштырыла, шуларның 200е — Татарстан республикасыннан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus