Медицина темасын алып баручы блогерлар өчен мәҗбүри лицензияләүне кертергә тәкъдим ителде
Россиядә медицина, сәламәтлек һәм фән темаларына контент ясаучы блогерлар өчен мәҗбүри лицензияләү кертергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Антон Горелкин чыгыш ясады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Минем карашка, профильле ведомстволарга дөньяның фәнни картинасын популярлаштыруга күбрәк игътибар бирергә, акрынлап җәмгыятьтә эзотерика градусын киметергә кирәк. Россия социаль челтәрләре бу процессның локомотивы була алыр иде, мин аларга фәнни карашларны өстенлекле алга җибәрү һәм мәгълүматны верификацияләү турындагы меморандумга кул кую турында уйларга тәкъдим итәм. Миңа калса, фән, медицина һәм сәламәтлек тематикасында эшләүче блогерлар өчен мәҗбүри лицензияләү кертү кирәклеге туды», - дип белдерде ул Телеграм-каналында.
Горелкин ассызыклаганча, лицензияләр кертү медицина тематикасында контентның сыйфатын һәм дөреслеген яхшыртырга ярдәм итәчәк.