Татарстан хәрби операция ветераннарына эшмәкәрлек өлкәсендә ярдәмне киңәйтә
Татарстан махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында ТР Икътисад министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән яңартылган ярдәм чараларын тәкъдим итте. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр иткәнчә, төбәк бизнес ачуда һәм үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра.
Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм Гарантия фонды базасында еллык 1 процент ставка белән 5 млн сумга кадәр ташламалы микрозаймнар алырга мөмкин. Өстәмә рәвештә эшмәкәрләргә 70 процентка кадәр гарантияле поручительлек бирелә. Бу мөмкинлекләрдән 52 ветеран файдаланган – ярдәмнең гомуми суммасы 210 млн сумнан артып киткән.
Финанс чаралары белән бер үк вакытта укыту да дәвам итә. 2025 елда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен белем бирү программасының икенче агымы тәмамланды. Узган елның декабрендә сынау режимында старт алган проект сизелерлек нәтиҗәләр бирде. 7 кеше министрлык ярдәме белән үз эшләрен уңышлы ачты.
Быел беренче укулар «Ватан сакчылары» дәүләт фонды белән гамәлгә ашырылды. Анда 21 кеше көндезге форматта һәм 51 кеше онлайн катнашты. 2025 елда кимендә 120 кеше әзерләү планлаштырыла.