Володин: Дәүләт Думасына бу атнада дини символларны саклау проекты тәкъдим ителә
Бу атнада депутатлар төп традицион диннәрнең символларын саклауга юнәлдерелгән закон проектын тәкъдим итәргә планлаштыра. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте. «Российская газета» шул турыда яза.
«Инициативаны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова гамәлгә ашыра, бу атнада закон проектын кертүне көтәбез», - диде ул. Үзгәрешләр «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» федераль законга тәкъдим ителә.
Элегрәк Вячеслав Володин Телеграм-каналда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр турында хәбәр итте. Алар афишаларда, плакатларда, товар төргәкләрендә, мәгълүмати басмаларда, сайтларда дини символларны «юк итәләр» яки чын мәгънәсен бозып бирәләр, дип зарлана.
Вячеслав Володин сүзләренчә, проектлана торган норма «дин тотучыларның хокукларын яклауга һәм безнең күп конфессияле илдә традицион дини кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итәргә тиеш».