Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Беларусь һәм Татарстан товар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр арттыруны максат итеп куя

Беларусь Республикасы Татарстанның төп сәүдә партнерларының берсе булып кала. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Премьер-министры Александр Турчин белән очрашу барышында әйтте. Сөйләшүләр Түбән Камада «ТАНЕКО» мәйданчыгында узды, анда Беларусь делегациясе нефть продуктлары, шул исәптән бензин, дизель ягулыгы, авиация керосины һәм башка төр продукция җитештерү белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итә. Минскига һәр сәфәребез вакытында без Александр Григорьевич Лукашенко белән очрашабыз, ул һәрвакыт вакыт таба. Без республика белән хезмәттәшлеккә игътибарыгыз өчен рәхмәтле. Узган ел Беларусь Республикасы Президентының Киләчәк уеннарын ачу тантанасында һәм БРИКС саммиты эшендә катнашу өчен Татарстанга сәфәрләре безнең өчен зур мәртәбә булды», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Аның сүзләренчә, илләрне министрлыклар, муниципалитетлар, Сәүдә-сәнәгать палаталары, Фәннәр академияләре, предприятиеләр арасындагы килешүләр белән ныгытылган күптәнге һәм тотрыклы мөнәсәбәтләр бәйли. Парламентара элемтәләр үсә. Үзара хезмәттәшлекне координацияләүне уртак эшче төркем гамәлгә ашыра. Актив хезмәттәшлекне саклап калуга Казан белән Минск арасында туры авиарейслар ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә элемтәләренең динамик рәвештә үсүен билгеләп үтте. Узган елда товар әйләнеше 750 млн долларга якынлашкан.

«Безнең максат - үзара сәүдә күләмен 1 млрд долларга кадәр җиткерү. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безнең товар җитештерүчеләр, сәнәгатьчеләр бер-берсен яхшы белә. Ләкин безгә яңа мәнфәгатьләрне ачарга кирәк. Юнәлешләр бик күп. Без автокомпонентлар буенча бер-беребезне яхшы тулыландырабыз. Нефть химиясе өлкәсендә зур перспективалар күрәбез», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus