Татарстан дизайнерлары: Милли брендны танытырга телибез
Татарстан дизайнерлары Казанда Татарстан Милли китапханәсенең җәйге террасасында ил халыкларының тарихын һәм мәдәниятен чагылдырган кием коллекцияләрен күрсәтте. Чара Казанның «Fashion Week-2026» мода атналыгына әзерлек кысаларында узды.
«Төп максат - дизайнерларыбызны, аларның заманча модага яңа карашларын күрсәтү. Без үзебезнең модельерларны танытабыз, инвесторлар һәм хөкүмәт тарафыннан аларга игътибар һәм ярдәм булуын телибез. Татарстанда стильле киенгән хатын-кызлар күбрәк булсын иде. Хатын-кызларның массмаркетка киенүен теләмибез, үзебезнең милли брендыбызны танытырга телибез», - дип сөйләде ТР Дизайнерлар берлеге рәисе Лариса Фомина.
Фото: © Татар-информ», Владимир Васильев
Аның сүзләренчә, Татарстан дизайнерлар берлегендә 90нан артык модельер исәпләнә. Монда катнашу өчен экспертлар иң яхшы дизайнерларны сайлап алган.
«Без иң лаеклы коллекцияләрне сайладык. 2026 елның язында безгә Россиянең һәм БРИКС илләренең иң яхшы дизайнерлары киләчәк. Үзебезнең уникаль милли коллекцияләребез формалашсын өчен халыкара базарга чыгасы килә, аларның чит илләрдә дә билгеле булуын телибез», – дип өстәде ул.
Фешэн-шоуны карарга йөзләгән кунак, шул исәптән танылган стилистлар, блогерлар, инфлюенсерлар, республиканың дәүләт министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре җыелды. Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россия Федерациясе Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә катнашты.
Фото: © Татар-информ», Владимир Васильев
«Мөселманлык - ул үзе мода. Без үз гомерләрен дизайнга багышлаган кешеләр җыелышында катнашабыз. Кием - ул күңел халәте, ул дөньяга карашыңны һәм үзеңне ничек хис итүеңне чагылдыра», - дип сөйләде Тәлгать Таҗетдин.
Мода тамашасын сугышчы-алиһә образын тудырган модель ачып җибәрде. Ул милли рухны һәм мәдәни мирасны гәүдәләндерде.
Подиумда республикада үз брендларын үстерүче талантлы яшь һәм тәҗрибәле кутюрьелар тарафыннан булдырылган 14 эксклюзив коллекция тәкъдим ителде. Модельерлар көндәлек киемнәр, подиум коллекцияләре, ял итү өчен киемнәр тәкъдим иттеләр. Тамашачы моданың заманча тенденцияләрендә милли мотивларны күрде.
Фото: © Татар-информ», Владимир Васильев
«Мин үземнең «Небо» көзге-кышкы коллекциямне тәкъдим итәм. Ул - чисталык, матурлык һәм рухилык турында. Бу коллекциягә тантаналы бәйрәмнәр өчен киемнәр керә. Төп төсләр палитрасы –көмешсу-каен палитрасы, ул табигать матурлыгы һәм шәһәр акцентларын үз эченә ала. Миңа күргәзмәләрдә, спектакльләрдә һәм кинода булу илһам бирде. Минем фикеремчә, бу коллекция мегаполиста яшәүче романтик хатын-кызлар өчен», - дип уртаклашты дизайнер Рөстәм Исхаков.
«Рус костюмы» кием коллекциясе әкиятләр һәм Россия тарихын чагылдырды. Аны иң яшь катнашучылар – «Студентлар язы» IV Республика фестивалендә җиңгән дизайнерлар тәкъдим итте. Бу коллекциядә рус бизәкләрен күрергә була иде.
Дизайнер Элара Шәйхи бу чараның төп максаты - кунакларга тыйнаклык эстетикасын, милли үзенчәлекне һәм актуаль трендларны күрсәтү, дип әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Мин җыелма коллекциямне күрсәтәм, монда ир-атлар линиясе премьерасы да була, шулай ук ислам коллекциямне тәкъдим итәм. Сырган әйберләр һәм татар орнаменты чигүләрен кулланып, ир-атның ничек стильле киенә алуын күрсәтәбез. Төсләр гаммасы соры-көрән төсләрдә эшләнгән, бу киемнәр көндәлек киеп йөрү өчен идеаль», - дип өстәде ул.
«Татар-информ», Арина Потапова