Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУның Алабуга институты хәрбиләргә мотоцикллар тапшырды

КФУның Алабуга институты хәрбиләргә мотоцикллар тапшырды. Махсус операция зонасына барудан алган тәэсирләре белән югары уку йорты укытучысы Олег Разживин уртаклашты. Бу хакта «Алабуга нуры» институтның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Махсус хәрби операция зонасында һәр минут хәлиткеч булырга мөмкин. Җимерек юллардан техника үтә алмаганда, ярдәмгә тиз, маневрлы мотоцикллар килә. Алар яралыларны табиблар көткән урынга илтергә сәләтле.

Шундый ике мотоцикл күптән түгел КФУның Алабуга институты укытучылары һәм студентлары тырышлыгы белән фронтка киткән.

Казан федераль университеты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Югары уку йортлары — фронт өчен!» акциясендә актив катнашуын дәвам итә.

«Мин мондый хәл булгач, ярдәм итәргә кирәк дигән карарга килдем», — дип сөйли Алабуга институтының физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты, ТР атказанган тренеры Олег Разживин.

Ул шәхсән үзе «Җиңүгә — бергә» хәрәкәтенең 95нче гуманитар конвоеның составындагы хәрбиләргә техника илткән. Мотоцикл тапшырылганнан соң берничә сәгать үткәч, хәбәр килгән: мотоциклларда өч яралыны эвакуацияләргә өлгергәннәр.

Барысы да студентларның «Тимер» батальоны хәрбие белән очрашудан соң башланды. Алгы сызыктагы мотоцикллар — транспорт кына түгел, ә ашыгыч ярдәм таләп ителгәннәр өчен коткару чарасы да, дип аңлата ул чагында хәрби.

Шуннан соң доцент Альберт Нигамаев акча җыю турында игълан итте. Студентлар кирәкле сумманы җыя да беренче мотоциклны сатып ала. Ә Олег Разживин икенчесен өсти.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus