Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актаныш районы Ташкент халкына чын Сабантуй бүләк итте

Бүген Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Үзәк Азия Сабан туе узды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яраткан бәйрәмебезне оештыруда катнашкан райондашларына һәм милләттәшләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Гаязовичка бәйрәмне оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм итүе һәм шәхсән катнашуы өчен аерым рәхмәт белдерәм. Аның милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә игътибары үз халкына тугрылыкның ачык мисалы булып тора.

Татар иҗтимагый-агарту үзәгенә һәм Үзбәкстанда яшәүче якташларыбызга рәхмәт белдерәм. Аларның туган мәдәниятләренә булган мәхәббәте һәм Сабантуйны оештыруда актив катнашуы аның уңышына нигез булды.

Әлбәттә, «Агыйдел» дәүләт ансамбленә һәм Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Аларның таланты һәм фидакарьлеге тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте һәм Сабантуй рухын тулысынча тоярга мөмкинлек бирде.

Бу бәйрәм күңел ачу чарасы гына түгел, ул Милләтләр бердәмлегенең көчле символы, бер-береңнең мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтү. Ташкенттагы Азия Сабантуе сәнгатьнең һәм мәдәниятнең чикләрне белмәвен һәм төрле милләт кешеләрен берләштерә алуын тагын бер кат исбатлады. Бу бәйрәм матур традициягә әвереләчәк һәм ел саен меңләгән кунаклар җыячак, халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытачак дип ышанам», – диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus