Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Истанбулда сәнгать күргәзмәсендә татар чәй эчү традициясенә багышланган хушбуй күрсәтелде

Истанбулда татар-башкорт рәссамнарының сәнгать күргәзмәсендә татарларның чәй эчү традициясенә багышланган «Тәмле» дип аталган хушбуй күрсәтелде. Аның авторы - рәссам, парфюмер Анна Вахитова. Хушбуйның төп нотасы - күрәгә исе. Галерея салоны тамашачыларны күрәгәле чәй исе белән каршылады.

Күргәзмә «Татарстаннан мәхәббәт белән» дип атала. Аны татар-төрек рәссамы Айгөл Окутан Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татарстан» сәүдә йорты ярдәме белән оештырган.

Күргәзмәдә Алсу Тимергалина, Александр Шадрин, Дарина Ильясова, Анна Федорова, Ирина Антонова, Айгөл Окутан, Руслан Ибраһимов, Ольга Сушкова- Хуньяди, Анна Вахитова, Камил Акманов әсәрләре тәкъдим ителә. Башкортстаннан Салават Гыйләҗетдинов, Лиана Ни картиналары да тамашачылар игътибарына куелган.

Эммигрант татарлар арасында зур танылуга ирешкән рәссам Нәркис Акчураның хезмәтләре дә галереяда урын алган. Ул Кытайда туып, гомеренең иң күп өлешен Төркиядә үткәргән, бүгенге көндә Истанбулда яшәп иҗат итүче рәссамнарның берсе.

Төмәндә яшәүче татар рәссамы Әлфия Мөхәммәтованың табигый нефть белән ясаган рәсемнәре тамашачылар тарафыннан аеруча зур игътибар күрә.

Камил Акмановның фьюзинг техникасы белән ясаган төсле пыяла рәсемнәре, Алсу Тимергалинаның декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре дә сәнгать сөючеләрнең мәхәббәтен яулады.

«Татарстаннан мәхәббәт белән» күргәзмәсе «Татарстан» сәүдә йорты плазасысындагы сәнгать галереясында оештырылган. Ул 17 июньгә кадәр дәвам итә

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus