Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Кайбыч районында авыл хуҗалыгы эшләре барышын бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районында эш сәфәрендә булды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән ул вертолетта язгы кыр эшләренең барышын карап чыкты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Районда чәчү март ахырында ук башланды. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 36 мең гектар тәшкил итә. Кайбыч районы төп язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып төгәлләде. Хәзер игенчеләр терлек азыгы әзерләү белән актив шөгыльләнәләр - беренче чабымны Сабантуйга кадәр төгәлләү бурычы тора.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Республика лидеры шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Бүген районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1500 баш терлек исәпләнә. Республика рәисе халыкны баш санын арттыруга актив этәрергә кирәклегенә игътибар итте.

Шулай ук әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов атчылыкны үстерү буенча шундый ук программа әзерләү турында да белдерде.

Ульянково авылында Миңнеханов 3700 баш савым сыерына исәпләнгән «Август Агро» ҖЧҖенең төзелә торган терлекчелек комплексында булды. Проект 2023 елның августында старт алды, ә аның тулысынча терлек белән тәэмин итү 2026 елның беренче кварталында көтелә. Сөт җитештерү күләме елына 45 мең тоннага кадәр планлаштырыла, тәүлеклек эшкәртү – 123 тонна.

Рөстәм Миңнеханов очыш вакытында төшерелгән тәэсирле кадрлар белән уртаклашты. Видеода - эш кайнап торган иркен кырлар.

«Язгы кыр эшләренең барышы белән танышабыз. Терлек азыгы әзерләү эшләре бара», - дип өстәде республика лидеры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus