Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәрбиләр гуманитар ярдәм өчен Әлмәт халкына рәхмәт әйтте

Махсус операция зонасында хәрби бурычларын башкаручы 1234 полк сугышчылары гуманитар ярдәм өчен Әлмәт районы халкына рәхмәт әйтте.

«Зур рәхмәт! Сезнең белән бергә Җиңү безнең якта булачак», – дигән хәрбиләр.

Гуманитар ярдәм составына квадроцикллар, заманча элемтә чаралары, кулдан ясалган мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системалары, шулай ук беренче чиратта кирәк әйберләр, медикаментлар һәм эчке киемнәр кергән.

«Кадерле әлмәтлеләр, сезнең ярдәм бәяләп бетергесез!» – дигәннәр администрациядә.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», – дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Видео: Әлмәт районының матбугат хезмәте

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus