Әлмәттә яшәүчеләрне музыка фестивалендә катнашырга чакыралар
Әлмәтнең шәһәр пляжында 1 июньдә Almet Music Fest була. Фестиваль 16:00 сәгатьтә башлана. Төп сәхнәдә Әлмәт, Казан, Лениногорск, Бөгелмә һәм Чаллы башкаручылары һәм музыкантлары чыгыш ясарга җыена. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Шәһәр халкын һәм кунакларны бушлай мастер-класслар, интерактив зоналар, автотавыш һәм мотоцикллар күргәзмәсе көтә.
Моннан тыш, 31 майда «Креатив процесслар фабрикасы»нда фестивальнең белем бирү блогын тәкъдим итәчәкләр.
Әлмәтлеләрне дискуссияләргә, иҗади очрашуларга һәм лекцияләргә чакыралар. Мәйданчыклар 11:30-17:20 сәгатьләрдә ачык булачак.
Фестивальгә керү түләүсез.
Тулырак: http://almet-rt.ru/news/afisha/62199