Хәрби Зәй районы Югары Мәлем мәктәбе укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады
Зәй районы Югары Мәлем мәктәбе укучылары өчен дә соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы да бар иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Әлеге мәктәптә 22 укучы белем ала. XI сыйныфны тәмамлаучылар юк, ә IX классны бер укучы тәмамлый. Ул мәктәпнең һәм авылның иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашучы, фән олимпиадалары призеры – Зарина Баранова.
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучыларга мәктәп директоры Гүзәлия Батькова җылы теләкләрен җиткерде. Район башлыгы исеменнән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина бәйрәм белән котлау сүзләрен җиткерде.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егет укучыларга теләкләрен җиткерде. Ул хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләкләренә, медальләргә дә лаек булган.