Башкорт опера театры солисты Рим Рәхимов Ашхабадта халыкара фестивальдә катнашты
Башкорт опера театры солисты Рим Рәхимов «Музыка мира» Халыкара фестивалендә катнашкан. Чара 19-20 майда Төрекмәнстанда узган. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы яза.
Ашхабадта мәдәни форумга Россиядән, Кытайдан, Франциядән, Ираннан, Әрмәнстаннан, Азәрбайҗаннан, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан танылган композиторлар, дирижерлар, опера җырчылары һәм музыкантлар җыелган.
Рим Рәхимов форум кысаларында арияләр, шулай ук башкорт халык җырлары башкарган.