«Татар-информ»да «Аулак өй – көрәш» ярышлары турында сөйләшәчәкләр
26 майда, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышларына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада проект җитәкчесе, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова, Казан Федераль университеты каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре тәрбиячесе Гөлнур Мостафина, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «404нче балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Гөлнара Габделхәева, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 404нче балалар бакчасының татар теле өйрәтү буенча тәрбияче Гүзәл Исхакова, Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган 186нчы балалар бакчасы» өлкән тәрбиячесе Сөмбел Мөгыйнова, «Татарстанның мәдәният ресурс үзәге» Халык иҗатын үстерү буенча методисты Марат Локманов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе күрсәтеләчәк.