Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУның Филология институтында галимә Эльвира Сафина белән очрашу булды

Кичә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе, шагыйрә Эльвира Сафина белән очрашу оештырылды.

Татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында үткәрелгән очрашуда Эльвира Сафина институт эшчәнлеге, фәнни проектлар, академик басмалар турында мәгълүмат бирде. Сүзлекче буларак, үзе эшли торган лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән фундаменталь хезмәтләр, шул исәптән, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һәм бүгенге көндә языла торган фәнни хезмәтләр турында сөйләде.

«Сүзлекләрнең электрон фонды»ның актив кулланучылары буларак, студентлар алты томлык аңлатмалы сүзлекнең ничек төзелүе, бүгенге көндә нинди сүзлекләр эшләнүе һ.б. белән кызыксындылар.

Очрашуны оештырган Гөлфия Һадиева Эльвира Сафинаның фәнни хезмәтләр язучы галимә генә түгел, ә шагыйрә һәм бик күп популяр җырлар авторы булуын да әйтеп үтте. Үзләре дә каләм тибрәткән, газета-журналларга мәкаләләр язган студентларның Эльвира Сафинаның иҗатына кагылышлы сораулары да күп булды. Алар шигырьләр, җырлар язылу тарихы белән кызыксындылар, шагыйрәнең шигырьләр китабы белән таныштылар.

Эльвира Сафина үзенең халык, тел, милләт турындагы һ.б. шигырьләрен укыды һәм «Без дә бит сезнең кебек филология факультетын тәмамладык. Бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куябыз. Мәктәптә, уку йортларында, журналистикада эшләүчеләребез, фән юлыннан китүчеләребез дә күп. Ә сез, кадерле егетләр, кызлар, безнең эшне дәвам итәсе яшьләр! Күп укыгыз, күп языгыз, заман белән бергә атлагыз. Туган телебезне, әдәбиятыбызны үстерү юнәлешендә сез дә зур эшләр башкарырсыз, милләтебезнең лаеклы шәхесләре булырсыз!» - дип, аларга ихлас теләкләрен юллады.

«Студентлар актив. Сораулар бирәләр, кызыксыналар. Араларында вакытлы матбугатта эшләүчеләр, шигырь язучылар да бар. Айгөл исемле кызның үзе язган шигырен дә тыңлап үттек әле. Үзем дә, шундый сәләтле, кызыксынучан яшьләр арасына эләккәч, берничә шигыремне укымый булдыра алмадым.

Мин яшьләрне бик яратам. Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашулар күңелемне баета, энергия бирә. Шуңа, вакытым бик тыгыз булса да, чакырганда барырга тырышам», - диде «Татар-информ»га Эльвира Сафина.

Студентлар галимәгә фәнни эшендә дә, иҗатында да уңышлар теләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus