Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме чараларында катнашырга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграм-каналында республика халкын Каравон бәйрәме белән котлады һәм теләгән һәр кешене тантаналарга кушылырга чакырды.
«Рус халык бәйрәме Каравон котлы булсын, дуслар! Традицион тантана бүген Лаеш районының Никольское авылында уза. Барыгызны да кушылырга чакырам!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренчә, «Каравон» рус традицион мәдәниятенең матурлыгын һәм тирәнлеген чагылдыра. Ул ата-бабаларыбызның бай мирасы белән бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә, ә Никольское авылындагы әйлән-бәйлән уеннарына аерым бер олы мәгънә салынган. «Каравон» ышаныч, шәфкатьлелек, үзара ихтирам кебек кыйммәтләрнең әһәмиятен күрсәтә, дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.