Кукмара районының «Семык» бәйрәмен үткәрергә әзер булуын тикшерделәр
31 майда Кукмара районының Починок Кучук авылында «Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәме узачак. «Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәмен үткәрүгә әзерлекне башкаладан килгән комиссия тикшерде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
Шул уңайдан әлеге чара үткәреләчәк территориядә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, район җитәкчеләре һәм башкалар катнашында очрашу узды.
Сүз бәйрәмгә әзерлек, аны оештыру мәсьәләләре турында барды.