Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп иҗат итүче тарихчы Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп, иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы Нурмөхәммәт Хөсәенов вафат булган. Бу хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Роксана» радиосы алып баручысы Зәлия Ахунова раслады.

«Нурмөхәммәт абый белән 30 ел иҗтимагый эштә эшләдек. Соңгы арада китаплар чыгару белән шөгыльләнде. Миңа да китаплар бүләк итте. Нурмөхәммәт абый – бөтен дөнья буенча карталарны тикшереп, зур ачышлар ясаган кеше. Милләтпәрвәр кеше. Озак еллар Бәләбәйдә укытучы, гимназия директоры булып эшләде. Хәтерлим, һәрвакыт елмаеп исәнләшә иде. Бер сүз белән аны легенда дип әйтеп була. Һәрвакытта да зур хөрмәт белән карый идем», – дип яңартты ул истәлекләрен.

Зәлия Ахунова Нурмөхәммәт Хөсәеновны бөтен җаны, иманы, акылы белән татар дөньясына бирелгән кеше иде, дип атады. «Аның укучылары – бик нык бәхетле кешеләр. Барысы да ватанпәрвәр, милләтпәрвәр булып, «мин Нурмөхәммәт абый укучысы», – дип, горурланып сөйлиләр. Башка кешеләр алдында дәрәҗәмне күтәреп, зур кешеләр белән таныштырып, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Туры сүзле, ачык кеше булды. Урыны җәннәттә булсын», – диде ул «Татар-информ»га.

  • Нурмөхәммәт Хөсәенов: «Бөек Татария контурлары» китабына вәгъдә иткән акча түләнмәде

  • Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәенов 1954 елда Бишбүләк районында туа. 20 елдан артык Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендәге татар гимназиясе директоры булып эшләде. Мортаза Рәхимов, Владимир Путин белән Казанда узган очрашуда «Башкортостанда татар булу авыр», — дип чыгыш ясап, татар дөньясында танылды. Шуннан соң башланган күпсанлы мәхкәмә эшләреннән 2015 елда эшеннән азат ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus