Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тубыл шәһәрендә Тукайга багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган чара үтте

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган «Тукай безнең күңелләрдә» дип аталган чара үтте. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова бәйрәм чарасы кунаклары игътибарына Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган презентация тәкъдим итте. Милли юнәлештә җиһазланган зал, Г.Тукайның китаплары күргәзмәсе, яңгыраган шигырьләр шигърият дөньясына, Г.Тукай яшәгән чорга сәяхәткә чакырды. Кунакларны чараны оештыручылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар. Шагыйрьнең иҗаты буенча викторина үткәрелде.

Аннары укучылар арасында узган шигърият бәйгесендә катнашучылар Тукай шигырьләрен берсеннән-берсе оста сөйләделәр. Биредә төрле сыйныф укучылары шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен яхшы белүләре белән тыңлаучыларны, жюри әгъзаларын таң калдырдылар. Шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп сөйләүчеләр Г.Тукай шигырьләрен яратып укуларын күрсәттеләр. 1-4 сыйныфлардан 1 урынга Алсу Айдуллина, 2 урынга Виолетта Захарова, 3 урынга Хәдидҗә Солтанова, 5-8 сыйныфлар арасында 1 урынга Азалия Айдуллина, 2 урынга Әминә Хөсәенова, 3 урынга Марьяна Швальб ия булды.

Тукай шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесендә 1 урынга Финат Талипов, 2 урынга Алинә Хәлилова, 3 урынга Самирә Речебакиева белән Алия Азисова чыктылар. Кул эшләре бәйгесендә Сабирә Әйтмәмәтова җиңү дипломы белән бүләкләнде.

Чарада катнашкан «Ак калфак» шәһәр хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары Фәридә Локманова, Әминә Биктимирова мәктәп укучыларын котладылар. Айсылу ханым бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләре телебезнең матурлыгын, сафлыгын буыннан-буынга тапшыруын әйтеп, балаларга киләчәктә дә уңышлар теләде, җиңүчеләргә дипломнар, күчтәнәчләр тапшырды.

Чараны оештыручы Банисә Ниязовага, мәктәп җитәкчесе Әлфия Петуховага рәхмәтләрен белдерде. Бәйгедә катнашучылар кунаклар белән бергә «Туган тел» җырын башкардылар. «Габдулла Тукай безнең яраткан шагыйребез, аның иҗаты татар халкының мәдәнияте, тарихы да булганын онытмагыз», - дип чараны йомгаклады Банисә Ниязова».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus