Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов СИБУРның 30 еллыгы турында: Бу – зур юлның башы гына

СИБУР компаниясе – Татарстанның ышанычлы партнеры, ул сәнәгать өлкәсендә генә түгел, ә социаль һәм иҗтимагый тормышта да зур проектлар гамәлгә ашыра, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химиклар көненә багышланган тантанада әйтте.

«СИБУР тормышка ашырган проектлар импортны алмаштырырга ярдәм итә, инновацион карарлар кертүне һәм илдә технологик лидерлыкка ирешүне тәэмин итә. Өч ел дәвамында СИБУР республикадагы җитештерү, социаль объектлар үсешенә якынча 200 млрд сум кертте. Кешеләргә күрсәткән игътибар өчен – аерым рәхмәт. СИБУР хезмәт шартлары сыйфаты, шәһәр инфраструктурасы үсеше һәм социаль инициатива мәсьәләләренә иң яхшы карашны күрсәтә. Компания катнашында тормышка ашырыла торган мәгариф, фән, кадрлар әзерләү өлкәсендәге проектлар киләчәк буыннарына инженерларга һәм галимнәргә ышанычлы нигез сала», – диде Миңнеханов.

Ул бөтен коллективка нык сәламәтлек, иминлек, илһам һәм илебез иминлеге хакына яңа үрләр яулауны теләде.

«30 ел – зур юлның башы гына», – диде Татарстан Рәисе.

Шәһәр халкын бәйрәм белән котларга СИБУР компаниясе генераль директоры Михаил Карисалов та килде. Ул искәрткәнчә, кешенең тирә-ягындагы бик күп нәрсәләр, нәкъ менә синтетик материаллардан ясалган. Ә аларны җитештерү белән СИБУР шөгыльләнә дә инде.

«Бу – Россия химиясенең инде ярты гасырдан артык актив үсеше аркасында мөмкин булды. Бу процесста йөз меңләгән кеше катнаша. Тармакның башында торучыларга, бүген дә бөтен ил буенча оешмаларда яшь буынга бәһасез тәҗрибәләрен тапшыручы ветераннарыбызга аерым рәхмәт җиткерәсем килә», – диде Карисалов.

Көн дәвамында Түбән Камада Химиклар көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Төп мәйданчык – Нефтехимиклар паркы, анда зур сәхнә урнаштырылган һәм танылган артистлар чыгыш ясый.

«Без бергәләп шәһәрне, нефть химиясен үстерәбез. Барлык авырлыкларны һәм таләпләрне мөмкинлекләргә әйләндерергә өйрәндек. Алга таба да сәнәгатьне үстерүне, тармакның һәм шәһәребезнең яңа тарихын язуны дәвам итәрбез дип ышанам. Без СИБУР компаниясе җитәкчеләренең дә, республика җитәкчеләренең дә ярдәмен тоябыз», – диде «Түбән Кама Нефтехим» генераль директоры Марат Фәләхов.

Түбән Камада Химиклар көне приотехник шоу белән төгәлләнәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus