Балтачта шахмат клубы ачылды
Балтачта шахмат клубы ачылды. Моңарчы төрле урыннарда шөгыльләнергә туры килгән спортчыларның, ниһаять, үз клублары булды. Элеккеге салым инспекциясе бинасында хәзер шахмат уйнаячаклар. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Бүлмәләргә ремонт уздыру, җиһазлар белән тәэмин итүдә район шахмат федерациясе рәисе Наил Гыйләҗевның хезмәте зур булды. Олы хезмәте өчен рәхмәт аңа.
Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты. Бәйрәмгә килгән шахматчыларны шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, ул һәркемгә уңышлар теләде.
«Иң мөһиме — клуб беркайчан да буш тормасын, аннан балалар да, өлкәннәр дә өзелмәсен иде», — диде җитәкче үзенең чыгышында.