Татарстанда чүп-чарга баткан фатирда бала табылганнан соң җинаять эше ачтылар
Казанда чүп-чарга баткан фатирда бала табылганнан соң Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җинаять эше ачарга кушты.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, полиция хезмәткәрләре, Волков урамындагы фатирга килеп, кыз бала белән аның 33 яшьлек әнисен тапкан. Ведомство мәгълүматларына караганда, фатир бик пычрак булган.
Баланы 18нче шәһәр хастаханәсенә, ә хатын-кызны алга таба тикшерүләр өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Липскийга җинаять эше ачарга һәм доклад белән чыгыш ясарга кушты.