Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Мәгариф министрлыгы: Ясалма фәһем мәгариф системасын үзгәртүгә китерәчәк

Kazan Digital Week популярлаша бара, бу хакта форумда катнашучылар санының ел саен төрле илләрдән, шулай ук илебез төбәкләреннән артуы сөйли. Үзләренең фәнни хезмәтләрен журналларда бастырып чыгаручы галимнәр һәм белгечләрнең кызыксынуы арта. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов халыкара форум алдыннан оештырылган «Мәгарифтә цифрлы технологияләр» вебинарында хәбәр итте.

«Ясалма фәһем үсеше һәм аны мәгариф өлкәсенә кертү һәр җирдә характер ала. Экспертлар ясалма фәһем интеллектуаль эшчәнлек белән бәйле индустрияләрдә, шул исәптән мәгарифтә дә сизелерлек трансформациягә китерәчәк дигән фикер белән килешә», - дип билгеләде ул.

Поминов искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ясалма фәһем өлкәсендәге эшләнмәләрне илнең фәнни һәм технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе дип атады. Әлеге инструментлар икътисад һәм социаль өлкәләрдә, шул исәптән дәүләт идарәсендә дә, һәр җирдә кулланылырга тиеш.

«Быел март аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканы ясалма фәһем үсеше буенча алдынгы Россия үзәкләре рәтенә чыгару кирәклеге турында белдерде. Бу өлкәдә эшләнмәләр – илнең фәнни һәм технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе», - дип искәртте Поминов.

Бүген ясалма фәһем технологияләрен куллану мәгарифтә төп трендларның берсе булып тора. Мондый карарлар мөмкинлек бирә: персональләштерелгән биремнәрне автомат рәвештә генерацияләү; мөстәкыйль эшләрне тикшерергә; тестлар һәм укыту контентын эшләү; виртуаль ярдәмчеләрне һәм предиктив аналитика системаларын куллану; кабатлана торган процессларны автоматлаштыру хисабына йөкләнешне киметү.

Әмма ясалма интерллект кертү рискларны җентекләп анализлауны таләп итә – педагогик һәм этиктан алып хокукый һәм социаль якларга кадәр. Вебинарда экспертлар мөмкин булган чакырулар һәм аларны җиңү юллары турында фикер алыша, шулай ук гамәли тәҗрибә белән уртаклаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus