Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышта махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә экспозиция ачылды

Актаныш районының «Туган як» музеенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозиция эшли. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара һәлак булган хәрбиләрнең туганнарын, хакимият вәкилләрен һәм җирле халыкны җыйды.

Күргәзмә «Хәрби дан» залында урнашкан һәм махсус хәрби операциядә үз гомерләрен биргән якташларга багышланган. 63 район кешесенең фотосурәтләре төшерелгән стенд үзәк урынны алып тора. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсы герой, алар турындагы истәлекләр буыннар йөрәгендә яшәргә тиеш.

«Аларның берсе дә онытылмаячак. Уллары өчен әти-әниләргә рәхмәт, бу мөһим хезмәтләре өчен музейга рәхмәт», - дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Һәлак булган хәрби Рушан Таҗетдиновның әтисе Рәшит Таҗетдинов чыгышы аерым бер атмосфера тудырды. Ул кайчандыр улы укыган техникумда «Геройлар аллеясы»на даими баруы турында сөйләде һәм сәхнәдән үзе язган эссены укыды.

«Кайвакыт анда утырам һәм күңелемнән аның белән сөйләшәм... Исемнәрен саклаучыларга рәхмәт», - дип уртаклашты ир-ат.

Һәлак булганнарның берсенең сеңлесе, волонтер Гөлинә Иделбаева музейга яңа фотосурәтләр, видеоязмалар һәм аудиоматериаллар тапшырачак, алар экспозицияне киңәйтергә ярдәм итә. Музей директоры Лилия Хәмидуллина сүзләренчә, эш моның белән генә тәмамланмый – алда альбомнар төзү һәм өстәмә тарихлар җыю тора.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Күргәзмәгә килүчеләр хәрбиләрнең шәхси әйберләрен - формаларын, жетоннарын, хәлиткеч минутларда туктаган сәгатьләрен, элемтә чараларын карады.

«Бу предметлар статистиканы җанландыра, саннарны язмышка әйләндерә. Экспозиция хәтер акты гына түгел, искә төшерү дә булды: батырлык дәвам итә, ә аның тамырлары 1945 елгы Бөек Җиңүдә», - дип билгеләп үттеләр күргәзмәне оештыручылар.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus