Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Әлмәт драма театры коллективына дәүләт бүләге тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды. Ул яңартылган мәдәни киңлекне карады, театр коллективы белән аралашты, шулай ук «Минем яшьлек йорты» иммерсив спектаклен карады. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлмәт күчмә драма театрына 1944 елда нигез салына. Башта ул Мәдәният йортында нигезләнә, ә 1989 елның мартында Техника йортына күчә. Бүген республиканың иң уңышлы һәм танылган коллективларының берсе. Репертуарында - татар, рус, дөнья драматургиясе классикасы, шулай ук хәзерге авторларның әсәрләре. Театр эшләгән елларда аның сәхнәсендә 400гә якын спектакль куелган.

Ел саен Әлмәт театры 7-8 премьера спектакле чыгара, шулай ук күп гастрольләрдә йөри. Театр Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә киң танылган. 2017 елда труппа беренче тапкыр Ауропага фестивальгә чыккан.

Быел театрда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча башкарылган капиталь ремонт төгәлләнгән. Театрда тәрәзәләр, ишекләр, керү төркеменең кәрнизләре, түшәмнәр һәм яктырткычлар алмаштырылган, хореография залы һәм кече зал ремонтланган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәдәни киңлекне карады, театр коллективы белән аралашты, шулай ук «Минем яшьлек йорты» иммерсив спектаклен карады.

«Бүгенге очрашуыбызга шатмын. Без үз коллективларыбызның, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең казанышлары белән горурланабыз. Нәкъ менә мәдәният җәмгыятебез үсешенең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуга, социаль өлкәдәге конкрет проблемаларны һәм бурычларны хәл итүгә ярдәм итә. Татарстан - гражданлык тәңгәллеген, Россия дәүләтчелеген, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту үрнәге», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, яңа чакырулар шартларында милли сәясәтне гамәлгә ашыруның иң беренчел бурычларының берсе - Россия милли мәдәниятләренең күптөрлелегенең аерылгысыз өлеше булган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм арттыру. Моның өчен республикада тармакның инфраструктурасын актив үстерәләр.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында узган ел Әлмәт театры бинасына капиталь ремонт ясалган. Без сездән яңа якты куелышлар һәм югары казанышлар көтәбез. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов артистларга.

Аннары Татарстан Рәисе Әлмәт театры коллективына «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» орденын тапшырды. Бүләк мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен РФ Президенты Указы белән бирелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus