Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Радмир Беляев рәсми рәвештә Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расланды. Аның кандидатурасы тулысынча хупланды – берләштерелгән сессиядә катнашкан район һәм шәһәр советларының барлык 18 депутаты да бертавыштан тавыш бирде. Моңа кадәр ул Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы иде.

Тавыш бирү алдыннан, регламент таләп иткәнчә, конкурс нигезендә сайлап алу процедурасы үткәрелде. Финалда вазифага ике кеше дәгъва итте: Радмир Беляев һәм инфраструктура үсеше буенча урынбасар Рафаэль Игтисамов.

Сессиядә Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР Дәүләт Советы вәкилләре катнашты. Алар барысы да Радмир Беляевның кандидатурасын хуплады.

Беляев чыгышы вакытында киләчәк эшнең төп юнәлешләрен билгеләде: коммуналь челтәрләрне модернизацияләү, төзекләндерүнең яңа форматы, башка регионнардан белгечләр җәлеп итү, районнан яшьләр китүне киметү, юлларны капиталь ремонтлау, социаль программалар буенча сәнәгать предприятиеләре белән бергәләп эшләү, салым базасын үстерү, авыл хуҗалыгына һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү.

«Түбән Каманың перспективалары һәм ресурслары зур, мөмкинлекләре күп. Хөрмәтле депутатлар, кадерле коллегалар, Түбән Кама халкы, без сезнең белән һәм сәнәгать гигантлары белән бергә, Рәисебез [Рөстәм Миңнехановның] ярдәме белән, федераль үзәк һәм республика хөкүмәте белән нәтиҗәле эш алып бару ярдәмендә барлык планнарны тормышка ашырачакбыз һәм Түбән Кама өчен тагын да күбрәк эшләр эшли алачакбыз, дип ышанам», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

​​​Фото: Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus