Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда белем алучы Кытай студентларына бәяләмә бирде

Татарстан югары уку йортларында белем алучы Кытай студентлары дисциплиналылыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм белемгә зур омтылышы белән аерылып тора. Бу хакта Казан федераль университетында «Идел – Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумын ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Татарстанда Кытай Халык Республикасыннан килгән якынча 3 мең студент белем ала. Алар һәрвакыт дисциплиналылыгы, үзсүзлелелеге, хезмәт сөючәнлеге, белемгә тартылуы һәм белем бирү процессы белән тирән мавыгуы белән аерылып тора», - дип билгеләде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, республика югары уку йортларында укучы Кытай егет-кызлары Татарстанда булдырылган заманча белем бирү, тикшеренү һәм инновацион инфраструктурадан файдалана ала. Бу, аерым алганда, халыкара класслы университет кампуслары, алты алдынгы инженерлык мәктәбе, Россиянең дөнья дәрәҗәсендәге ун фәнни үзәгенең берсе, шулай ук яшьләрнең технологик стартапларына ярдәм итүгә юнәлтелгән махсуслаштырылган инновацион үсеш институтлары.

«Кытай студентларының безнең югары уку йортларында алган белемнәре, күнекмәләре һәм компетенцияләре үзләренең хезмәт базарында кирәкле булачак һәм зур эш бирүче компанияләр тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк, дип ышанам», - дип йомгаклады ТР Рәисе.

Кытай Идел буе федераль округы төбәкләре белән яшьләр һәм мәдәни алмашу өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер, дип билгеләп үтте Сычуань университеты ректоры, «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе рәистәше Ван Цзиньсун.

«Без бергәләп ике илнең югары уку йортлары арасында гамәли хезмәттәшлекне актив рәвештә алга сөрәбез, фәнни тикшеренүләр, мәдәни алмашулар өчен талантлы белгечләр әзерлибез. Заманча әдәбият белән үзара танышу, хезмәттәшлек өлкәләрен даими киңәйтү илләр арасындагы алмашуны алга этәрүгә мөһим өлеш кертте», – дип өстәде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus