Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан хаҗилары Согуд Гарәбстаны Корольлегендә хаҗ йолаларын үтәргә әзерләнә

Татарстан хаҗилары хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә оча башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗиларның беренче төркеме Мәккә һәм Мәдинәнең изге җирләренә 2025 елның 17 маенда юл тотты. Хаҗ кылучыларның төп агымы - барлыгы 365 кеше (7 төркем) - анда 26 майда юл тотачак. Юлга кузгалган хаҗилар төркеме Татарстандагы «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы аша «Комби», «Стандарт», «Комфорт», «Вип» программалары буенча сәфәр кыла. Алар Казанга 15 июньдә кайтачак.

2025 елда хаҗга республикадан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы хаҗиларының соңгы төркеме 31 майда юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 13 июньдә кайта башлый, соңгы төркем 2025 елның 21 июнендә кайта.

Хаҗ кылучыларны фикһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирәчәкләр, йолаларга өйрәтәчәкләр, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйләячәкләр. Җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды.

Моннан тыш, һәрбер төркемгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар беркетелде. Алар хаҗиларның сәламәтлеген бөтен хаҗ кылу барышында кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Һәр кунакханәдә оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2025 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре, сәфәргә чыгар алдыннан, булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Биредә аларга Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның тәртибе, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus