Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эльвира Мадиярова FrendeX финанс пирамидасы эше буенча экстрадиция турында карар көтә

Хокук саклау органнары FrendeX финанс пирамидасын оештыруда катнашучыны Россия Федерациясенә экстрадицияләү турында мәсьәләне хәл итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләде. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, сүз элек Казанда телевидение алып баручысы булып эшләгән Эльвира Мадиярова турында бара.

«Хәзерге вакытта эзләнүчеләрнең берсен Төркия Республикасы хокук саклау органнары тоткарлаган. Аны Россия Федерациясенә экстрадицияләү мәсьәләсе хәл ителә», - диелгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми Telegram-каналында.

Финанс пирамидасын оештыруда катнашкан тагын бер кешене – Тәбриз Әхтәмовны Казан аэропортында тоткарлаганнар.

Узган дүшәмбедә «Татар-информ» элек Казанда телевидение алып баручысы булып эшләгән Эльвира Мадиярова һәм аның әтисе Тәбриз Әхтәмовны Төркиядә FrendeX финанс пирамидасы эше буенча тоткарлаулары турында язды.

Агентлык мәгълүматларына караганда, Тәбриз Әхтәмовны Россия Федерациясенә экстрадицияләгәннәр һәм узган шимбәдә Казанга китергәннәр. Хәзер аның белән хокук саклаучылар эшли.

Ирина Волк хәбәр иткәнчә, 2022 елның сентябрендә Казанда яшәүче FrendeХ финанс пирамидасын оештыручы ике кеше тоткарланган, алар суд карары белән сак астына җибәрелгән.

2023 елның февралендә оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә тумышы белән Әлмәттән булган 32 яшьлек кешене – Татарстанның Кама аръягы зонасындагы топ-менеджер, шулай ук Йошкар-Олада яшәүче ике кешене – шәһәр гимназияләренең берсендә инженер-программист булып эшләүче 45 яшьлек кеше һәм фирма директоры булып эшләүче 45 яшьлек кеше тоткарланган. Алар FrendeX финанс пирамидасының Мари тармагының «бронза директорлары» булган. Аларга карата шулай ук сак астына җибәрү рәвешендә чикләү чарасы сайланган.

FrendeX пирамидасын оештыручы дип фаразланучы тагын дүрт кеше халыкара эзләүгә игълан ителгән. Аларга карата алдан ук сак астына җибәрү рәвешендә чикләү чарасы сайланган.

Якынча мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр кертемчеләрне янәсе бик югары керемле платформа базасында финанс эшчәнлегендә катнашырга җәлеп иткән. Чынлыкта исә структура инвестиция пирамидасы принцибы нигезендә эшләгән, анда катнашучыларның кереме даими рәвештә акча җәлеп итү хисабына формалашкан.

Билгеле булганча, пирамида 2020 елның маеннан 2021 елның августына кадәр эшләгән. Бу вакыт дәвамында 300дән артык кертемченең 200 миллион сумнан артык акчасы урланган.

Зыян күрүчеләр арасында Татарстан, Марий Эл, Коми, Бурятия, Удмуртия Республикалары, Мәскәү, Иркутск, Самара, Ульяновск өлкәләре һәм Ханты-Манси автономияле округында яшәүчеләр бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus