Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Мамадыш районындагы «Фермер» кооперативы эше белән танышты

«Фермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы Мамадыш районының Олыяз авылында урнашкан. Бүген бирегә эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде һәм кооператив рәисе Марс Юнысов белән аралашып алды. Парламент җитәкчесе мондагы эш барышы, җитештерелгән продуктларны реализацияләү мәсьәләләре белән дә кызыксынды.

«Авыл хуҗалыгы белән 25 ел элек шөгыльләнә башлаган идем. Хәзер балалар да Казаннан күченеп кайтты. Алар белән бергә эшлибез. Әлеге вакытта 250 баш мөгезле-эре терлек һәм 800 гектар җир бар. 2019 елда яшь авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын үстерү программасы буенча 15 миллион сумлык грант алуга ирештем. Бу саллы ярдәм нәтиҗәсендә сөт эшкәртү цехы төзедек һәм җиһазлар сатып алынды. Аннары сөт цехын зурайтып булды. Мин үзем сөтнең табынга ничек килгәнен беләм. Шуңа күрә сөтнең бәясе булырга тиеш, дип исәплим һәм югары бәядән үзем дә җыям. Хәзерге заманда авыл хуҗалыгын сайлаучылар сирәк бит, ә менә блогер, җырчы булырга теләүчеләр күп», — дип сөйләде Марс Юнысов журналистларга.

Шулай ук әңгәмәдәш былтыр агротуризм белән дә ныклап шөгыльләнә башлаган.

«Татарча кунакчыллык белән фермер хуҗалыгы» проекты белән «Аротуризм» программасы буенча грант оттым. Тулаем алганда, 300 квадрат метрлы мәйданлы ике катлы бина төзедек. Бу ике бассейнлы мунча комплексы булачак», — диде ул һәм «Фермер йорты» дигән язулы бинаның эчен дә күрсәтеп чыкты.

Шулай ук «Фермер» махсус хәрби операциядәге якташларга да ярдәм күрсәтә. Үзе билгеләп үткәнчә, 1 миллион сумга якын.

«Марс Мидхәтович һәм аның коллегалары ярдәме белән безнең Запорожье юнәлешенә автомашиналар җибәрелде. Тагын бер автомобиль җибәрергә әзерләнә, дип беләм. Без аңа бик рәхмәтле! Бу машиналар безгә яу кырында кирәк-яракларны, яралыларны эвакуацияләү өчен бик яхшы. Командование боерыгы буенча мин аңа рәхмәт хатлары һәм истәлекле медальләр тапшыру өчен монда. Гомумән, махсус хәрби операция башланганнан бирле күрсәткән гуманитар ярдәмнәр өчен рәхмәтлебез», — диде «Феникс» позывнойлы хәрби.

Марс Юнысов ассызыклап үткәнчә, киләчәктә әле планнары күп.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus