Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар дәүләт филармониясе бакчасында Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген, 21 майда, Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасында профессиональ татар эстрадасына нигез салучы җырчы Рәшит Ваһапов истәлегенә багышланган «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты узды. Концерт Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте, быел җырчының тууына 117 ел тулды. Искә алу тантанасын Рәшит Ваһапов исемендәге фонд һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырды.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чарага килгән кунакларны Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов сәламләде.

«Безнең каршыбызда Рәшит Ваһаповның мәһабәт һәйкәле. Рәшит Ваһаповның сынын гәүдәләндергән һәйкәлләр, бюстлар башка төбәкләрдә дә бар һәм тагын берничәсе әле әзерләнә. Рәшит Ваһаповка багышлап поэмалар, шигырьләр, романнар языла. Казанның 171 мәктәбендә аның музее эшли. Димәк ул безнең мәгариф, тәрбия системасына да тәэсир иткән шәхес. Еллар үткән саен Рәшит Ваһаповның татар җыр сәнгатенә генә түгел, татар мәдәниятенең барлык өлкәләренә дә йогынтысы артканнан арта дигән сүз. Бу тагын бер тапкыр җырчының бөеклеген, зурлыгын раслый», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

  • Тантана Филармония бакчасында «Ваһапов фестивале» лауреатлары концерты белән дәвам итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus