Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Кытай белән эшләү өчен мөмкинлекләрне киңрәк кулланырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай белән эшләү өчен мөмкинлекләрне киңрәк кулланырга һәм имзаланган төбәкара килешүләрне кәгазьдә генә калдырмаска, ә «юл карталары» әзерләргә өндәде. Бу хакта ул Казан Ратушасында уза торган «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек буенча V Совет утырышында әйтте.

«Бездә Кытай белән эшләү өчен күп мөмкинлекләр бар, аларны киңрәк кулланырга кирәк. Алга таба эшләүгә килгәндә, имзаланган төбәкара килешүләрне кәгазьдә калдырмаска, ә аларны тормышка ашыру буенча төгәл чаралар планы төзергә, уртак инвестицион проектлар буенча активрак эшләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу максатлар өчен Татарстанның үсеш алган инфраструктурасы һәм преференциясе бар, алар Кытай белән уртак оешмалар булдыруга этәргеч бирергә тиеш.

«Идел – Янцзы» форматы ун елдан артык тарихында үзен Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекнең иң нәтиҗәле механизмнарының берсе итеп күрсәтте. Бу килешү базасы үсеше, уртак инвестицион проектлар саны арту, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек белән раслана», – диде Миңнеханов.

Бүген Казандагы очрашу – эшкә нәтиҗә ясау, проектларны тормышка ашыру турында фикер алышу, киләчәккә өстенлекләр билгеләү өчен яхшы мөмкинлек, дип саный Татарстан Рәисе.

«Татарстан Россия-Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында Кытай белән элемтәләрне үстерүдә саллы нәтиҗәләргә иреште. Даими сәфәрләр булып тора. Узган елның көзендә Казанда БРИКС саммитында катнашу өчен Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәнде җитәкчелегендә Кытайның югары делегациясен кабул итү безнең өчен зур мәртәбә булды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан һәм Кытай арасында товар әйләнеше артуны да әйтте, узган ел йомгаклары буенча ул 3,3 млрд долларны тәшкил иткән. Республикага Кытайдан килгән инвестицияләр 2024 елда якынча 39 млрд доллар булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus