Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов «Идел – Янцзы» форматында катнашучылары «РОСТКИ» форумына чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел – Янцзы» форматында катнашучы Кытай вәкилләрен «РОСТКИ» форумына чакырды. Утырыш Казан Ратушасында уза.

«Форсаттан файдаланып, монда катнашучыларны агымдагы елның 18-19 августында узачак форумга чакырам. Анда безнең төбәкләрдәге эшлекле даирәләр киң тәкъдим ителер дип саныйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов «Идел – Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек Советының V утырышында катнашучыларга. Утырыш Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцион рәислегендә уза.

2023 елдан башлар Казанда ел саен «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы уздырыла. Ул рәсми һәм эшлекле даирәләр катнашында Кытай белән эшлекле элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.

«Узган елда чарада 36 илдән 10 меңнән күбрәк кеше катнашты. Шул исәптән Кытай төбәкләренә дә рәхмәтлебез – Кытайның 27 төбәге тәкъдим ителгән иде», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Миңнеханов «Идел – Янцзы» Советы утырышында Кытай белән хезмәттәшлек потенциалын активрак кулланырга өндәде, формаль килешүләрдән төгәл «юл карталарына» һәм уртак инвестицион проектларга күчү мөһимлеген әйтте. Ул Кытай партнерларын җәлеп итү өчен Татарстанда үсеш алган инфраструктура һәм преференция булуын әйтте, ә ун елдан артык вакыт дәвамында Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек форматы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте диде.

Шулай ук бүген Казан Ратушасында 2025 – 2027 елларда Татарстан Республикасы һәм Чунцин шәһәре белән хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар планын да имзаладылар. Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов узган елның апрелендә Кытай шәһәренә эш сәфәре белән баруын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus