Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Идел – Янцзы» Советының халыкара хезмәттәшлек буенча бишенче утырышы уза

2025 елның 21 маенда Казанда «Идел – Янцзы» Советының халыкара хезмәттәшлек буенча бишенче утырышы уза. Чара Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт советы премьер-министры Чжан Гоцинның уртак җитәкчелегендә үтәчәк.

Совет утырышында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән килгән делегацияләр катнаша. Очрашуның төп темалары: сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.

Эшлекле өлештән тыш, катнашучылар өчен мәдәни программа да әзерләнгән, шул исәптән Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булу, Казан федераль университетында Югары уку йортлары ассоциациясе форумын ачу, Дан Мемориалына чәчәкләр салу һәм Казан Кирмәне буйлап экскурсия дә каралган.

Утырыш йомгаклары буенча, икеяклы элемтәләрне ныгытачак берничә төбәкара килешү имзалау көтелә.

Әлеге вакыйга кысаларында «Идел-Янцзы» Югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумы да узачак. Аны Россия һәм Кытай ягыннан Ассоциация рәистәшләре – Сергей Дмитриев һәм Ван Цзиньсун ача. Югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак, уртак программалар үсешенә, академик мобильлелеккә, цифрлаштыру шартларында финанс белгечлекләрен трансформацияләренә, фәнни хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә һәм югары белемне интернационализацияләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus