Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кариев театры патриотик рухны ныгыту максатыннан спектакль чыгара

Кариев театры татар гаиләсе һәм өч буын мисалында патриотизм, буыннар алмашы һәм Ватан алдында булган бурычка тугрылык темаларын кузгаткан «Позывной Татарин» спектаклен чыгара. Пьеса авторы – Җәмил Сәлимгәрәев.

«Яшь буын темадан читтә булмыйча, патриотик рухны ныгыту максатыннан куелган әсәр бу. Шуны искәртеп үтәргә кирәк: татар театрлары арасыннан беренче безнең театр махсус операция темасына әсәр чыгара», – диде Кариев театры директоры Илнур Гайниев спектакльгә багышлаган матбугат конференциясендә.

«Бу спектакль гаилә белән карау өчен билгеләнгән. Аны әти-әнисе белән бергә караган бала бик позитив фикер белән чыгачак. Спектакльнең умыртка баганасы да шундый – илдә тынычлык, тынлык булсын өчен, татар гаиләләре дә үз өлешләрен кертә. Куркыныч очракта, илгә афәт килгәндә, яшьләр бу хәлдән акыл белән һәм физик яктан көчле булып чыга алсыннар өчен, спектакльгә зур мәгънә салынган», – дип сөйләде Кариев театрының баш режиссеры, әлеге спектакльнең куючы режиссеры Ренат Әюпов.

Матбугат конференциясенә төп рольне башкаручы Айрат Шамс та килгән иде. Ул бу рольне әзерләү җиңел булмавын ассызыклады. «Күпме теләсәк тә андагы егетләрнең хис-кичерешләрен ачып сала алмыйбыз. Безгә режиссер Ренат Әюпов бик ярдәм итә, кайсы детальләргә игътибар итәргә өйрәтә», – диде ул.

«Төп геройлар танкистлар булгач, Танк училищесы белән хезмәттәшлек итәбез. Артистлар белән барып, өйрәнү танкында да булып карадык. Бу артистларга роль белән эш итәргә булыша», – дип өстәде Илнур Гайниев.

Спектакль әзерләгәндә, хәрби хәрәкәт ветераны, «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешма җитәкчесе урынбасары Рушан Сәлахов хәрби киңәшче буларак катнаша. Сугыш сәнгате буенча консультант – Россиянең сугыш сәнгате мастеры Тимур Сабитов.

Премьера 29, 30 майда көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus