Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бәллүр каләм - 2025» лауреатлары билгеле булды

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» бәйгесенең (премиясенең) лауреатларын бүләкләделәр. Гран-прига — журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, журналистлар берлеге әгъзасы Александр Малов лаек булды. Аңа 98 яшь.

«Минем героик-фаҗигале буын үз эшен эшләде һәм халык, дәүләт алдындагы бурычын үтәде. Ул халкыбызның алдагы өч буынына тыныч тормыш тәэмин итте. Кызганыч, дүртенче буын яңадан корал алырга тиеш. Ходай аларга моны лаеклы итеп башкарырга язсын», – диде ул.

Александр Маловка төп бүләк — Lada Granta машинасының ачкычларын Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Ул үзенең чыгышында массакүләм мәгълүмат чараларының халыкның бердәмлеген ныгытуын билгеләде.

  • «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге хезмәткәре Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләгән Фәрхуллин Радик Нурислам улы;
  • «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә «Лениногорские вести» газетасыннан Гәрәева Ильмира Әхсән кызы, «Республика Татарстан» газетасыннан Баһаветдинов Флер Нуретдин улы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Җәләева (Комарова) Эльмира Рәшит кызы;
  • «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Яшел Үзән» газетасы редакциясе;
  • «Мультимедияле редакция» номинациясендә «Болгар радиосы» редакциясе һәм «KazanFirst.ru» порталы.
  • «Популяр блогер» номинациясендә Шакирова Фагыйлә Рәшит кызы һәм Сабиров Радик Рәшит улы;
  • «Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Оренбург өлкәсендәге хәбәрчеләр пункты хәбәрчесе Әпсәләмова Фирүзә Хәсән кызы;
  • «Ел телеоператоры» номинациясендә «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясендә эшләүче Вильданов Сергей Таһир улы;
  • «Ел фоторепортеры» номинациясендә «ТАСС» мәгълүмат агентлыгыннан Алеев Егор Александрович;
  • «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» номинациясендә Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе;
  • «Ел медиаперсонасы» номинациясендә «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Удачина Гүзәл Любис кызы;
  • «Россия Федерациясендә Гаилә елын иң яхшы яктырту» номинациясендә «Мәгариф» журналы редакциясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе;
  • «Татарстан Республикасында илкүләм проектларны яктырту буенча иң яхшы гаммәви мәгълүмат чарасы редакциясе» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасы редакциясе һәм «Нижнекамск-информ» мәгълүмат үзәге;

  • «Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын иң яхшы яктырту» номинациясе «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшләүче Гыйбадуллина Ания Рәшит кызы һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе җиңү яуладылар.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты рәхмәте хаты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Владимир Васильевка да тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus