Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда хезмәт ветераннары өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Татарстанда хезмәт ветераннары өчен социаль ярдәм чараларын киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертә торган закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Руслан Йосыпов кертте.

«Закон проекты «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган гражданнарның социаль ярдәм чаралары алу мөмкинлеген кайтаруга юнәлтелгән», – диелә документка аңлатма язуында.

2015 елның ноябрендә республика Дәүләт Советы кереме аена 20 мең сумнан артык булган хезмәт ветераннарының ташламалар алу мөмкинлеген чикләүләрне хуплады. Алар коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, бушлай теш протезлары һәм колак аппаратлары ясатуга субсидияләрдән мәхрүм булды. Чикләүләр 2016 елның гыйнварыннан әлеге статуска ия булган хезмәт ветераннарына кагылды.

«10 елда бәяләр һәм пенсияләр сизелерлек артты. Хәзерге вакытта билгеләнгән 20 мең сум күләмендәге чикне арттырырга кирәк», - дип билгеләп үтелә аңлатма язуында.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2024 елның 1 июненә уртача пенсия номиналь күрсәткечтә 20,7 мең сумнан артык тәшкил итә. Россия Социаль фонды исәпләүләре нигезендә, 2024 ел азагына картлык буенча уртача иминият пенсиясе 22,4 мең сумга җиткән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus