Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Сәлимгәрәев: Журналистиканы саннар белән үлчәү авыр

Бүген Татарстан Матбугаты көне уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашу үткән иде. Биредә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Матбугат бәйрәмендә журналистлар белән ел саен очрашу традициясе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм медиатармак турында фикерләрен әйтте.

«Бу бәйрәм – күбрәк аралашу, очрашу, үз фикерләрең һәм эш тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге. Журналистиканы саннар белән үлчәү авыр. Иң мөһим – үз эшең белән кызыксынуны саклап калу, аның мөһимлеген аңлау», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Хәзерге вакытта Татарстанда 648 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шуларның 321 – басма матбугат. Беренче яртыеллыкта язылу тиражы 584 215 данә тәшкил иткән.

«Журналистка үзенең кирәкле булуын, аны ишетүләрен, аңлауларын һәм үзен җәмгыять һәм республика өчен кирәкле булуын тою мөһим. Без барыбыз да катлаулы иҗтимагый-сәяси шартларда эшлибез, мин битарафлык белән экстремизм арасындагы «тар коридорда» дияр идем, без битараф була алмыйбыз, һәм без сүзнең бәясе никадәр зур булуын, дөрес әйтелмәгән сүзнең иң күңелсез нәтиҗәләргә китерүен беләбез», – дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Матбугат көне уңаеннан тантаналы чаралар Яңа Камал театры бинасында дәвам итә.

  • Татарстан Дәүләт Советында журналистларга һәм остазларга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus