Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстаннан Рифат хәзрәт Зарипов: Изге Болгар җыены — татар халкының бер мәркәзе

«Изге Болгар җыены-2025» тантанасына Башкортстаннан да делегация килгән иде. Аны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшин җитәкләде. Делегация вәкиле, БР Борай районы үзәгендәге тарихи мәчетнең имам-хатыйбы, Диния нәзарәтендәге «Гаилә» клубы секторын алып баручы Рифат хәзрәт Зарипов үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Бүгенге көндә Борай районы үзәгендә 4 мәчет эшләп килә. Ләкин Борайның яңа бистәсенә Дүсмәт дигән авыл терәлеп тора. Дүсмәттә үзебезнең ватанпәрвәр егет Редаль Рәвил улы Сәетов та Аллаһ йорты салдырды. Анда да 5 вакыт намаз укыла башлады. Аллаһка шөкер, мәчетләребез эшләп тора, җомга намазларына дин кардәшләребез килә, Гаетләр үтә. Төрледән-төрле дини чаралар үтә бездә. Борайда халык дингә тартыла. Бөтенроссия дин әһелләре форумына Борай якларыннан гына да 3 хәзрәтебез килде. Зур автобуста килдек. Изге Болгар җыены — татар халкының бер мәркәзе», — диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш «Гаилә» клубы эшчәнлеге турында сөйләп үтте.

«Гаилә» танышу-кавышу клубының очрашу кичәләре Уфада да, Борайда да үтеп тора. Әйтергә кирәк, әлеге клубның әһәмияте: милли гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклауда зур. Очрашуларыбыз вәгазь белән башланып китә. Безнең кичәләргә татар-башкорт егет-кызлары килә», — дип ассызыклады хәзрәт.

Рифат хәзрәт Зарипов Изге Болгар җыенына кберенче тапкыр гына килми. «Борайда имам-мөхтәсиб булып 22 ел эшләдем. Монда 12 мәртәбә килүемне төгәл әйтә алам. Мөхәммәт хәзрәт Галләм чакырган чакларда, җирлектән 8 мөселман кардәшебезне алып барган чаклар да булды. Бирегә килеп, без баш мөфтиләрнең күркәм вәгазьләрен тыңлап, башка руханиләр, хәзрәтләр белән ихлас аралашып кайтабыз. Үзебез өчен күп мәгълүмат алабыз», — дип йомгаклады ул.

Рифат хәзрәтнең тормыш иптәше Зөмәрә абыстай Юнысова — Башкортстанның «Рәйхан» клубы җитәкчесе урынбасары. Алар «Гаилә» клубын ире белән бергә алып бара.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus