Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада фонтаннарны төзекләндерүгә 40 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев Түбән Кама парклары һәм скверларының торышы белән танышты. Командасы белән ул «Велики» паркында, Габдулла Тукай исемендәге паркта һәм «Кама» пляжында булды. Якын арада бу һәм башка иҗтимагый киңлекләрне яңарту көтә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ Фәридә Зарипова яза.

Маршрутның беренче ноктасы — «Велики» паркы. Төп җитешсезлекләр: корылмаларның купкан буяулары, кече архитектура формаларының һәм балалар мәйданчыгының начар торышы, картайган агачлар. Төзекләндерү эшләре май-июнь айларына планлаштырылган.

«Барлык агымдагы мәсьәләләр контрольдә булачак, күп нәрсә төзергә була, әмма безнең иҗтимагый киңлекләрнең нәтиҗәле эчтәлеген тәэмин итү бик мөһим. Киләчәктә Казан мисалында парклар дирекциясен булдыру турында уйланабыз. Әмма, моңа да карамастан, КПБның штат расписаниесе бар. Дөрес идарә иткән очракта, шәһәрнең яхшы торышын тәэмин итәрлек мөмкинлек бар», — ди Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев.

Мондый проблемалар Тукай паркына да кагыла. Анда скульптураларны яңартырга, бәдрәфләрне ремонтларга, акустик системаны торгызырга, балалар мәйданчыгын тулысынча алыштырырга кирәк. Җәйге сезонга «Кама» пляжын да әзерлиләр инде. Рәсми ачылыш беренче июньгә планлаштырылган.

«Хезмәттәшләр белән пляж һәм яр буе тулаем алганда халыкны шатландырсын өчен эш планы турында фикер алыштык. Шимбә көнне «Танеко» генераль директоры белән Красный Ключ буйлап йөрдек. Анда реконструкция үткәргән подрядчының гарантия йөкләмәләре мәсьәләләре бар. Ул бөтен җитешсезлекләрне бетерәчәк. Барыбызга да билгеле булганча, безнең Красный Ключ — Түбән Каманың су капкасы. Туристлар күп килә, бу халыкның яраткан урыны. «Татнефть» белән берлектә Красный Ключ эчтәлегенә һичшиксез игътибар бирәчәкбез», — дип ачыклык кертте Радмир Беляев.

Шулай ук яр буенда шәһәрнең 50 еллыгына куелган «җырлаучы» фонтанны торгызу теләге дә бар. Шәһәр фонтаннарын тиешле хәлгә китерү — җәйге чорда төзекләндерү буенча төп бурычларның берсе. Бу максатларга якынча 42 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, парклар һәм скверларны яңартуга — тагын якынча 30 миллион сум.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus